Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Үз эшен әйбәт белә һәм ярата

$
0
0
Үз эшен әйбәт белә һәм ярата

 

Бү­ген­ге­се көн­дә икъ­ти­сад­ның элем­тә һәм те­ле­ком­му­ни­ка­ция ча­ра­ла­рын­нан баш­ка эш итү­че тар­ма­гы бө­тен­ләй юк. Тор­мы­шы­быз­ны ра­дио һәм те­ле­ви­де­ние, те­ле­фон һәм Ин­тер­нет­тан баш­ка күз ал­ды­на ки­те­рүе дә кы­ен. Ә бит элем­тә ли­ни­я­лә­ре­нең көй­ле эш­лә­ве кем­нәр­нең­дер хез­мә­те­нә бәй­ле. Без­нең ра­йон­да шу­шы элем­тә­не Яңа Чиш­мә ра­йон электр элем­тә­се чел­тә­ре хез­мәт­кәр­лә­ре тәэ­мин итә. Шу­лар­ның бер­се – РЭЭЧ на­чаль­ни­гы урын­ба­са­ры Ри­нат Га­бет­ди­нов.

Ул би­ре­гә эш­кә 1993 ел­ны – Ка­зан элем­тә элект­ро­тех­ни­ку­мын тә­мам­ла­ган­нан соң ки­лә. Хез­мәт эш­чән­ле­ген элект­ро­ме­ха­ник бу­лып баш­лый, 20 ел эчен­дә ул РЭЭЧ на­чаль­ни­гы урын­ба­са­ры­на кү­тә­ре­лә  һәм 11 ел шул ва­зый­фа­ны баш­ка­ра. РЭЭЧ-нең тех­ник җи­тәк­че­се бу­ла­рак, Ри­нат Га­бет­ди­нов РЭЭЧ-дә бул­ган бар­лык элем­тә ча­ра­ла­ры­ның өз­лек­сез эше өчен җа­вап би­рә. Мон­нан тыш яңа элем­тә ли­ни­я­лә­рен һәм җи­һаз­ла­рын план­лаш­ты­ру, тө­зү, алар­ны фай­да­ла­ну­га тап­шы­ру, га­мәл­дә­ге ли­ни­я­ләр­гә бар­лык төр ре­монт үт­кә­рү – бар да аның ва­зый­фа­сы­на ке­рә. Ә РЭЭЧ-нең ли­ни­я­лә­ре шак­тый: те­ле­фон або­нент­ла­ры гы­на да 4000нән ар­тык, та­гын Ин­тер­нет­тан 2000нән ар­тык ке­ше фай­да­ла­на, IР-те­ле­фо­ни­я­нең або­нен­ты – 1000, баш­ка төр элем­тә­ләр дә бар.

- Сез ни­чек элем­тә­гә ки­лә­се ит­те­гез, га­и­лә­гез­дә бе­ле­ме бу­ен­ча элем­тә­че­ләр бар­мы әл­лә?

- Ар­ми­я­гә чак­лы мин бер ел Ка­зан авыл ху­җа­лы­гы инс­ти­ту­ты­ның ме­ха­ни­ка фа­куль­те­тын­да укы­дым. Ан­нан энем Ай­рат элем­тә тех­ни­ку­мы­на тарт­ты. Ул ан­да укый иде, ан­да “кы­зык, кү­ңел­ле” дип ми­не җә­леп ит­те һәм ар­ми­я­дән соң тех­ни­кум­га күч­тем. Олы улым ми­нем сук­мак­тан кит­те, ул КАИ да укый, икен­че­се  пе­да­гог Га­бет­ди­нов­лар ди­нас­ти­я­сен (әти­ем дә, әни­ем дә укы­ту­чы­лар) дә­вам итәр­гә бул­ды.

- Ке­ше­ләр эш­лә­рен еш алыш­ты­ра­лар, нин­ди­дер яңа­сын, яңа­лык эз­ли­ләр. Сез­дә ан­дый фи­кер ту­га­ны юк­мы, 20 ел аз го­мер тү­гел бит?

- Бер­кай­чан да ул ту­ры­да уй­ла­ма­дым, эшем­не яра­тып баш­ка­рам. Эшең ошый икән- эш­кә бәй­рәм­гә бар­ган ке­бек бу­ла. Элем­тә­че бу­лып ки­тү­е­мә үкен­гә­нем бул­ма­ды. Кол­лек­тив дус, бер­дәм, ә бу хез­мәт про­цес­сында бик мө­һим нәр­сә.

Элем­тә­че­ләр бе­лән әң­гә­мә­не дә­вам итеп, РЭЭЧ җи­тәк­че­се Кад­рия На­сый­ро­ва бе­лән аның ка­би­не­тын­да сөй­лә­шә­без:

- Тех­ник җи­тәк­че­нең эше бик кат­лау­лы. Тик Ри­нат Хал­фәт улы эшен әй­бәт бе­лә, бө­тен бу­рыч­лар­ны сый­фат­лы итеп, ва­кы­тын­да баш­ка­ра. Ос­та бел­геч, җа­вап­лы хез­мәт­кәр, аңа те­лә­сә нин­ди эш­не йөк­ләр­гә бу­ла. Иң элек ул үз-үзе­нә, ан­нан кул ас­тын­да эш­ләү­че­ләр­гә та­ләп­чән. Үз эшен  яра­та. Эш­тән ае­рыл­мый­ча, чит­тән то­рып юга­ры бе­лем эс­тә­де: КАИ да те­ле­ком­му­ни­ка­ци­я­ләр сис­те­ма­сы фа­куль­те­тын тә­мам­ла­ды. Иге­лек­ле, юмарт, һәр­ва­кыт яр­дәм­гә ки­лер­гә әзер, ке­ше хә­ле­нә ке­рә бе­лү­чән шә­хес. Ул бик те­ләп яшьләр белән үзе­нең тәҗ­ри­бә­се, бе­ле­ме бе­лән ур­так­ла­ша, өй­рә­тә, юнә­леш би­рә. Әй­бәт га­и­лә баш­лы­гы да, өч ба­ла тәр­би­я­ли.

- Бы­ел РЭЭЧ-дә­ге план­на­ры­гыз ту­рын­да да бе­раз сөй­ләп үтегез әле?

- Хә­зер без­дә һа­ва ли­ни­я­лә­рен җир ас­ты ли­ни­я­лә­ре­нә алыш­ты­ру, сүс­ле-оп­тик элем­тә ли­ни­я­лә­ре (ВОЛС) тө­зү бу­ен­ча эше­без бай­так. ВОЛС-ка алыш­ты­ру күр­сә­те­лә тор­ган хез­мәт төр­лә­рен ки­ңәй­тү һәм сый­фа­тын ях­шыр­ту мөм­кин­ле­ге би­рә.

- РЭЭЧ-дә та­гын нин­ди өс­тә­мә элем­тә­ләр бар?

- Бы­ел без ар­зан та­риф­лар­дан “Тат­те­ле­ком” ААҖ-нең “Мо­биль элем­тә” хез­мәт­лә­ре күр­сә­тә баш­ла­дык. Бу хез­мәт­кә кер­гән 32 так­со­фон (ра­йон­да) эш­ли, авыл­лар­да (ки­тап­ха­нә би­на­ла­рын­да) “Кү­мәк кул­ла­ну” пункт­ла­ры җи­һаз­лан­ды­рыл­ды.

- Элем­тә тар­ма­гы хез­мәт­кәр­лә­ре кө­нен­дә РЭЭЧ кол­лек­ти­вы­на нин­ди те­ләк­лә­ре­гез бар?

 Без кли­ент­ла­ры­быз без­дән сый­фат­лы хез­мәт ал­сын­нар, ка­нә­гать кал­сын­нар дип ты­ры­ша­быз.

Әң­гә­мә­не Оль­га ИВА­НО­ВА алып бар­ды


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.