Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Профессионаллар чыгыш ясады

$
0
0
Профессионаллар чыгыш ясады

 

10 ап­рель­дә РМЙ-да ра­йон мә­дә­ни­ят йор­ты­ның иҗат от­че­ты бу­лып үт­те. Чы­гыш­лар­га тел-теш ти­де­рер­лек тү­гел иде. “Ва­кыт ма­ши­на­сы” де­ви­зы ас­тын­да кон­церт­ны алып ба­ру­чы­лар: На­деж­да Зы­ко­ва бе­лән Ил­наз Шәй­хет­ди­нов ра­йон­га мәд­һия җыр­ла­ды­лар, кон­церт но­мер­ла­ры да та­ма­шач­ы­лар­га оеш­кан кө­нен­нән баш­лап бү­ген­ге­се көн­гә чак­лы ра­йон­да­гы тор­мыш ту­рын­да ис­кә тө­шер­де.

Нык шо­мар­тыл­ган та­ныш чы­гыш­ла­рын яңа ре­пер­ту­ар бе­лән ба­ет­кан­нар, та­ма­ша­чы ала­рын да бик хуп­лап ка­бул ит­те.  Сәх­нә­дә еш бал­кы­ган, та­ма­ша­чы һәр­чак җы­лы ка­бул ит­кән Яңа Чиш­мә РМЙ три­о­сы, Гөл­наз На­сый­ро­ва, “Шеш­мин­ка” бию төр­ке­ме, по­пу­ляр­ла­шып кит­кән “Се­ляноч­ка” ан­самб­ле, сак­со­фон­чы Әбд­ерә­хим Мәх­мү­дов, би­ю­че Алек­сандр Мо­ро­зов­тан ка­ла, та­ма­ша­чы яңа ке­ше­ләр бе­лән дә оч­раш­ты.

Үзәк­ләш­те­рел­гән ки­тап­ха­нә, РМЙ, БСМ хез­мәт­кәр­лә­ре чы­гыш­ла­ры да сө­ендер­де: алар мас­сов­ка­лар­да гы­на кат­на­шып кал­ма­ды­лар, сәх­нә әсәр­лә­рен­дә, җыр-би­ю­ләр­дә төп роль­не дә уй­на­ды­лар. Ск­рип­ка һәм пи­а­ни­но­да (Г. Нау­мо­ва, В. Ма­лан­че­ва) му­зы­каль ком­по­зи­ция яң­гы­ра­ды, 80 нче ел­лар рит­мын­да сәх­нә­дә С. Пь­ян­зи­на бе­лән Ил­наз Шәй­хет­ди­нов  кон­церт­ка дәрт өс­тә­де­ләр. “Се­ляноч­ка” баш­ка­ру­ын­да “Бу­ра­нов әбе­кәй­ләре” чу­аш, та­тар һәм урыс тел­лә­рен­дә җыр куп­лет­ла­рын­нан өзек­ләр – по­пур­ри “сип­тер­де­ләр”, ул бик шәп ки­леп чык­ты.

Та­ма­ша­чы­лар яңа укы­ту­чы­ның класс бел­ән та­ны­шу­га ко­рыл­ган кеч­ке­нә сәх­нә әсә­рен җы­лы ка­бул ит­те­ләр: чы­гыш ясау­чы­лар ак­тер­лык ос­та­лы­гы күр­сә­теп, ха­тын-кыз об­ра­зын­нан җи­ңел ге­нә ир-ат об­ра­зы­на күч­теләр.

 Ар­тист­лар­ның кеч­ке­нә ба­ла­ла­ры бе­лән сәх­нә­гә чы­гуы ямь өс­те­нә ямь бул­ды. Йом­гак­лау (соң­гы) чы­гы­шын­да “Ту­ган көн” җы­ры кө­е­нә мә­дә­ни­ят бү­ле­ге хез­мәт­кәр­лә­ре үзен­чә­лек керт­те­ләр: кай­бер кол­лек­тив­лар сәх­нә­гә зур “торт” чы­гар­са, бо­лар зур “шам­пан шә­ра­бы” чы­гар­ды­лар. Дө­рес, та­ма­ша­чы көт­кән бө­ке ату (бе­рен­че рәт­ләр бе­раз са­га­еп к

ал­са да) бул­ма­ды.


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.