Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

“Алар илгә җиңү алып кайтты” китабын язабыз

$
0
0

 

Ра­йон га­зе­та­сы­ның 6 март  са­нын­да “А­лар ил­гә җи­ңү алып кайт­ты” исе­ме ас­тын­да ба­сыл­ган яз­ма­да бу ки­тап­ка су­гыш­тан исән-сау әй­лә­неп кайт­кан ту­ган­на­рын һәм авыл­даш­ла­рын кер­тү бе­лән кы­зык­сын­ган ке­ше­ләр­гә мө­рә­җә­гать ит­елгән иде. Бу эш­кә соң то­тын­дык, рес­пуб­ли­ка­да ин­де бу эш­кә 2004 ел­да ук ке­реш­те­ләр һәм 2005 ел­да бе­рен­че ки­тап дөнья күр­де, Җи­ңү яу­лау­га да 70 ел­га якын го­мер уз­ды, су­гыш­та кат­наш­кан­нар - исән кал­ган­на­ры да ин­де бик аз кал­ды­лар.

 

Нин­ди мәгъ­лү­мат­лар җы­яр­га һәм нин­ди план бу­ен­ча эш итәр­гә – му­зей ре­ко­мен­да­ци­я­ләр эш­ләп, 25 фев­раль­дә алар­ны бар­лык авыл җир­лек­лә­ре­нә җи­бәр­де. 5 март­ка чак­лы ки­лә­чәк­тә ма­те­ри­ал­лар­ны ар­хив­лар­да эш­кәр­тү өчен 14 пункт бу­ен­ча ма­те­ри­ал җыю бу­ен­ча өй­бо­рын­ча йө­реп чы­гу (баш­лан­гыч исем­лек тө­зү)  тәкъ­дим ител­де. Шул ук мә­ка­лә­дә эз­лә­нү­нең чы­га­нак­ла­ры күр­сә­тел­де. Бу мө­һим эш­тә бар да – су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ран­на­ры Со­вет­ла­ры, ха­тын-кыз­лар Со­вет­ла­ры, мәк­тәп му­зей­ла­ры, мәк­тәп­ләр­дә­ге та­рих­чы­лар, ки­тап­ха­нә­че­ләр, клуб хез­мәт­кәр­лә­ре, го­му­мән, кы­зык­сын­ган ке­ше­ләр кат­на­шыр­га ти­еш­ләр. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, шун­дый көй­ле ме­ха­низм бө­тен җир­дә дә эш­ләп кит­мә­де. Бө­тен авыр­лык авыл Со­вет­ла­ры сек­ре­тарь­ла­ры­на төш­те. 28-30 март­та му­зей та­ра­фын­нан һәр авыл җир­ле­ге­нә тәф­сил­ле инст­рук­таж (нок­та­ны, өтер­не кая ку­яр­га, сүз­не ни­чек кыс­кар­тыр­га һ.б.) би­рел­де. Тик… Исем­лек­не гра­фа­лап, һәр ке­ше­гә ае­рым-ае­рым, 14 пункт­та күр­сә­тел­гән­нәр­не кат-кат ка­бат­лап тө­зе­гән­нәр. Ке­ше­ләр һә­лак бул­ган­нар исем­ле­ген үз эче­нә ал­ган “Хә­тер ки­та­бы”н бер­кай­чан да ачып ка­ра­ма­ган­нар ди­гән фи­кер ту­ды (ки­тап­ның 18 нче то­мы Яңа Чиш­мә ра­йо­ны­на ба­гыш­лан­ган).

2 ап­рель­дән соң му­зей бар­лык авыл җир­лек­лә­ре­нә без­нең элект­рон поч­та­га тик­ше­рү өчен тө­зел­гән исем­лек­ләр­нең 1-2 би­тен бул­са да җи­бә­рү­лә­рен үте­неп мах­сус хат юл­ла­ды: 5 ап­рель­гә бу эш Ар­хан­гел, Ле­ни­но, Пет­ро­па­вел, Шах­май АҖ бе­лән үт­кә­рел­де. Тик алар­ның эшен­нән соң да ха­та­лар ка­ла. Кай­сы хәр­би ко­мис­са­ри­ат та­ра­фын­нан ча­кы­рыл­ган, нин­ди хәр­би зва­ни­е­ләр ал­ган (алар­ны ни­чек кыс­кар­тыр­га), су­гыш­та кай­да һәм кем бу­лып су­гыш­кан, су­гыш­чан һәм хез­мәт бү­ләк­лә­ре ту­рын­да язар­га. Кай­сы хәр­би ко­мис­са­ри­ат та­ра­фын­нан ча­кы­рыл­ган – һәр­бер­се­нә күр­сә­тер­гә. Әй­тик, 1941 ел­ны Яңа Чиш­мә РХК (РВК) та­ра­фын­нан ча­кы­рыл­ган (кө­нен, аен күр­сәт­ми­чә). Хәр­би зва­ни­е­сен тү­бән­дә­ге­чә күр­сә­тә­се: кр-ц.ряд., гв.ряд., мл.с-т, гв. ст. с-т, ст-на, мл. л-т, кап-н һ.б. Кем бу­лып хез­мәт ит­кән – ту­лы­сын­ча яза­быз. Әй­тик, те­ле­фо­нист,  ком.вз­во­да, по­во­зоч­ник, са­нинст­рук­тор, ком.от­де­ле­ния, на­вод­чик ору­дия, зам.на­вод­чи­ка, ору­дий­ный но­мер, за­ря­жа­ю­щий, тан­кист, шо­фер, ком.ро­ты, нач.свя­зи, ме­ха­ник-во­ди­тель тан­ка, ст­ре­лок, раз­вед­чик, са­пер, ми­но­мет­чик, пу­ле­мет­чик һ.б. Әгәр су­гыш­чы ор­ден һәм ме­даль­ләр бе­лән бү­ләк­лән­сә, тү­бән­дә­ге­чә яза­быз. Ка­ва­лер ор­де­на Крас­ной Звез­ды, ор.Сла­вы III ст., (рим сан­на­ры бе­лән куш­тыр­нак­сыз). Бар­лык ме­даль­ләр куш­тыр­нак­ка алы­нып зур хә­реф­тән баш­лап язы­ла: м.”За от­ва­гу”, м.”За бо­е­вые зас­лу­ги”, м.”За обо­ро­ну Ста­линг­ра­да”. Әгәр бү­ләк­лә­нү елы бил­ге­ле бул­са, азак­та җә­я­ләр эчен­дә елын күр­сә­тә­без: м.”За по­бе­ду над Гер­ма­ни­ей” (1946 г.), м.“За обо­ро­ну Ле­нинг­ра­да” (1942 г.), юби­лей бү­ләк­лә­ре­нә ва­кы­тын күр­сәт­ми­без.

Бү­ген­ге­се көн­дә без­дә 1468 ке­ше­гә бү­ләк би­рү кә­газь­лә­ре бар. Го­му­ми исем­лек­не тө­зе­гән­дә, ал­фа­вит бу­ен­ча 4 зур аль­бом яса­дык. Тиз­дән исем­лек­не һәр авыл җир­ле­ге­нә җи­бә­рә­чәк­без. Әле­ге мәгъ­лү­мат­лар бе­лән ан­да үз исем­лек­лә­рен ту­лы­лан­ды­ра­чак­лар. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, бү­ләк­ләү кә­газь­лә­рен­дә хәр­би цен­зу­ра су­гыш­чы­ның га­и­лә­се яшә­гән авыл исе­мен сыз­ган. Һәр бит­тәә­газь­дә) “Сек­рет­но” ди­гән штамп (гриф) бар, ул 4-5 да­нә­дә тө­зел­гән: 1 да­нә (экз.) – полк шта­бы­на, икен­че­се – ди­ви­зи­я­гә, 3 – ар­ми­я­гә, 4-5 да­нә- ГОК НКО-га. Ми­сал өчен, При­каз №011 (экз.№2), 1944 ел­ның 11 ап­ре­лен­дә СССР Юга­ры Со­веты Пре­зи­диу­мы исе­мен­нән Бе­рен­че Бал­тыйк буе фрон­ты­ның 154 нче ук­чы­лар ди­ви­зи­я­се 473 нче ук­чы­лар пол­кы бу­ен­ча 1907 ел­да ту­ган, кы­зы­лар­ми­я­че, та­тар мил­лә­тен­нән, пар­ти­я­сез Әг­ълә­мов Рез­ван… (ба­тыр­лы­гы ту­рын­да язы­ла) бү­ләк­лә­нә. 1942 ел­да Тат АССР Яңа Чиш­мә РХК та­ра­фын­нан ча­кы­рыл­ган. Ад­ре­сы: (хәр­би цен­зу­ра та­ра­фын­нан сы­зыл­ган), су­гыш­чы хез­мәт ит­кән урын­да­гы бар­лык мәгъ­лү­мат­лар күр­сә­тел­гән.

Әгәр кем дә бул­са “Под­виг на­ро­да” сай­тын­нан үзе­нең якын ке­ше­сен эз­ләр­гә те­ли икән, бү­ләк­ләү кә­га­зен­дә фа­ми­ли­я­се, исе­ме ни­чек языл­ган, нәкъ шу­лай язып кертер­гә ки­рәк. Икен­че кы­ен­лык тү­бән­дә­ге­дән гый­ба­рәт: бү­ләк­ләү кә­газь­лә­ре бу­ен­ча ке­ше исән-сау кайт­кан­мы яи­сә һә­лак бул­ган­мы - бе­леп бул­мый. Без 1500 гә якын бү­ләк­ләү кә­газь­лә­ре ал­сак та, без әле бү­ләк­лә­нү­че­ләр­нең яр­ты­сын да та­ба ал­ма­дык, дип әй­тә алам. Ми­сал өчен, Зи­рек­ле­дә Мин­не­ба­ев Ид­рис абый яшә­гән.   До­ку­мент­ла­ры бу­ен­ча, аның III, II дә­рә­җә­ Дан ор­ден­на­ры бе­лән бү­ләк­лә­нү­ен бе­ләм. II дә­рә­җә Дан ор­де­ны ия­се­нә су­гыш­тан соң гы­на ба­рып ире­шә. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, исем­лек­тә 1468 ке­ше бул­са да, аның исе­ме юк. Эз­ләр­гә, эз­ләр­гә һәм та­гын бер кат эз­ләр­гә ге­нә ка­ла. Му­зей­да­гы бү­ләк­ләү кә­газь­лә­ре бе­лән кы­зык­сын­ган ке­ше­ләр без­гә ки­леп, алар­ны ка­рый ала­лар. Без һәр­чак сез­не көтеп ка­ла­быз.

Су­гыш­та кат­на­шу­чы­ның һәр­кай­сы ту­рын­да соң­гы язу тү­бән­дә­ге­чә бу­ла­чак: Га­ли­мов Иб­ра­гим Ах­мет­зя­но­вич, 1916 г.р., мес­то рожд:, с. Ерык­лы, жил там же, Моб.  Но­во­шеш­минс­ким РВК в 1939 г., в ВОВ – в 1941 г., кр-ц, раз­вед­чик штаб­ной ба­та­реи 914 артп, 352 сд 3-го Бе­ло­русс­ко­го Фр. Де­моб. В 1946 г., пред.к-за “Ян­га Тур­мыш”, зав­хоз к-за “Ки­чуй”. Ка­ва­лер ор­де­на Крас­ной Звез­ды (1945 г.), ме­да­лей “За от­ва­гу” (1944), “За обо­ро­ну Моск­вы”, “За по­бе­ду над Гер­ма­ни­ей”, 4 бла­го­дар­нос­ти Ста­ли­на. Умер в 1999 г., по­хо­ро­нен в с. Ерык­лы (Зи­рек­ле).

Һәм соң­гы­сы. Бү­ген­ге­се эз­лә­нү эш­лә­ре бе­лән бер­рәт­тән, 1932 ел­да ту­ган­нар­ны да кер­теп, тыл хез­мәт­чән­нә­ре­нә дә бар­лык мәгъ­лү­мат­лар­ны җы­яр­га ки­ңәш итәм. Әле­ге се­ри­я­не тө­гәл­лә­гәч, бер-ике ел­дан соң тыл хез­мәт­чән­нә­ре ту­рын­да да ки­тап бас­ты­рып чы­га­ру эше баш­ла­на­чак.

Ба­ры бер ге­нә сан­ны ми­сал итеп ки­те­рәм: Зи­рек­ле авы­лы бу­ен­ча “1941-1945 ел­лар­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да дан­лы хез­мәт өчен” ме­да­ле бе­лән 625 ке­ше бү­ләк­лән­гән бул­ган. Бү­ген­ге­се көн­дә 67 ке­ше исән-сау. Ме­нә уй­ла­гыз ин­де, ки­лә­чәк­тә нин­ди зур масш­таб­лы эш баш­ка­ру бу­ры­чы то­ра.

Мид­хәт ГА­ЗЫЙ­МОВ,

му­зей ди­рек­то­ры


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.