Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Сәхнә – яшьләргә

$
0
0
Сәхнә – яшьләргә

 

28 март­та Ар­хан­гел мә­дә­ни­ят йор­тын­да Пет­ро­па­вел Бис­тә­се, Ле­ни­но авы­лы, Ар­хан­гел Бис­тә­се үзеш­чән­нә­ре иҗат от­чет­ла­ры бе­лән чы­гыш яса­ды­лар.

Пет­ро­па­вел­лы­лар кыз­лар-мәк­тәп уку­чы­ла­ры баш­ка­ру­ын­да “Я ри­сую но­вый мир” җы­ры бе­лән чы­гыш­ла­рын баш­лап җи­бәр­де­ләр. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, та­ма­ша­чы чы­гыш­лар ба­ры­шын­да кон­церт­та кат­на­шу­чы­ның бер­се­нең дә фа­ми­ли­я­сен бе­лә-ише­тә ал­ма­ды. Чы­гыш­лар ара­сын­да бик ма­тур но­мер­лар бул­са да, баш­ка­ру­чы­лар­ның исем­нә­ре мәгъ­лүм тү­гел.

Пет­ро­па­вел­лы­лар ре­пер­ту­а­рын­да авыл­га, та­би­гать­кә мә­хәб­бәт те­ма­сы як­тыр­тыл­ды, бо­лар -  авыл ту­рын­да ма­тур  ши­гырь­ләр, “Ро­маш­ки-цве­ты”, “То бе­рез­ка, то ря­би­на”, “Ме­сяц сп­ря­тал­ся за туч­кой” җыр­ла­ры ба­ян­да ха­лык көй­лә­ре­нә тез­мә бу­лып яң­гы­ра­ды. Та­ма­ша­чы ба­ян, ги­та­ра  - җан­лы му­зы­ка фо­нын­да чы­гыш­лар­ны җы­лы ка­бул ит­те. Жю­ри да мо­ны бә­я­лә­гән­дер, мө­га­ен. Кон­церт­та рус­ча гы­на тү­гел, та­тар җыр­ла­ры да яң­гы­ра­ды, ике кыз  че­гән бию­ен бик ос­та баш­кар­ды. Пет­ро­па­вел­лы­лар чы­гыш­ла­рын бик ма­тур тө­гәл­лә­де­ләр.

Күп ел­лар Пет­ро­па­вел АҖ җи­тәк­ләү­че, авыл­да һәр ке­ше­не бел­гән Свет­ла­на Дво­рец­кая, кыс­ка­ча, тик тө­гәл итеп без­не авыл яңа­лык­ла­ры бе­лән та­ныш­тыр­ды. Ул ата­ган 175 са­ны – бу 18 яшь­кә­чә бул­ган ке­ше­ләр са­ны – алар Пет­ро­па­вел Бис­тә­се­нең ки­лә­чә­ге, тиз­дән алар авыл­да мә­дә­ни­ тор­мыш­ны җан­лы­рак итә­чәк­ләр, - без мо­ңа бү­ген инан­дык.

Ле­ни­но­лы­лар иҗат от­че­тын үз­лә­ре өчен сим­вол­га әве­рел­гән “Но­во­шеш­минск  мой” җы­ры бе­лән баш­лап җи­бәр­де­ләр, аны баш­ка­ру­чы “Ря­би­нуш­ка” ан­самб­ле кон­церт­ка дәрт өс­тә­де. Алар ре­пер­ту­а­рын­да та­гын ике чы­гыш бул­ды, Ана­то­лий Конс­тан­ти­нов уй­на­ган гар­мун­га ку­шы­лып так­мак­лар җыр­ла­ды­лар. Ул әле “Ле­бе­ди­ная вер­ность” җы­рын да баш­кар­ды, җы­ры да авыр иде, ул баш­ка­ру­чы­га җи­ңел би­рел­мә­де, тик аның мө­ла­ем­лы­лы­гы та­ма­ша­чы­га тәэ­сир ит­те – аңа ким­че­лек­лә­рен га­фу итеп, гөр­лә­теп кул чап­ты­лар. Кон­фе­рансье Свет­ла­на Пи­тер­ки­на кон­церт ба­ры­шын­да­гы кай­бер “түм­гәк­ләр­не” ти­гез­ли - си­зел­мәс­лек итә ал­ды. Сәх­нә­дә ул, су­да­гы ба­лык ке­бек, бик та­би­гый һәм үзен ир­кен то­та бе­лә: көл­ке­ле мо­мент­лар­ны ул җи­ңел ге­нә мә­зәк-ша­яр­ту­лар­га әве­рел­де­рә – бу та­ма­ша­чы­лар­ны җә­леп итә. Ка­сыйм Ти­мер­бу­ла­тов­ның чы­гы­шын зал­да­гы­лар шат­ла­нып ка­бул ит­те: ул Стас Ми­хай­лов­ның ха­тын-кыз­лар яра­тып өл­гер­гән “Без те­бя”  җы­рын җыр­ла­ды (ха­тын-кыз­лар зал­да иң кү­бе­се иде). “Сурэкэ” фольк­лор кол­лек­ти­вы үз­лә­ре­нең га­дә­ти сти­лен­дә чы­гыш яса­ды. “Ар­ми­я­гә ча­кы­ры­лу” дип атал­ган сәх­нә­ләш­те­рел­гән кү­ре­неш бик кы­зык ки­леп чык­ты: “ар­ми­я­гә ча­кы­ры­лу­чы” өч кыз үз роль­лә­рен “ях­шы” бил­ге­се­нә уй­на­ды­лар. “Ка­лин­ка” ба­ла­лар во­каль төр­ке­ме, “Во­яж” бию кол­лек­ти­вы, шу­лай ук сәх­нә де­бю­тант­ла­ры Ди­ма һәм Ко­ля Ша­ров­лар (му­зы­каль төр­кем җи­тәк­че­се Алек­сей Де­ми­дов­ның га­и­лә­гә тәр­би­я­гә ал­ган ба­ла­ла­ры) һәм А. Конс­тан­ти­нов­ның оны­гы То­ля Конс­тан­ти­нов­лар­ның чы­гыш­ла­ры көч­ле ал­кыш­лар­га кү­мел­де.

Ле­ни­но­лы­лар үз­лә­ре­нең иҗат от­че­тын “С­порт - это все” дип атал­ган җыр бе­лән тө­гәл­лә­де­ләр.

Ле­ни­но авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Вик­тор Ве­ре­тен­ни­ков авыл­да куль­ту­ра­лы ял итү Ле­ни­но­да яшь­ләр са­ны­ның ар­ту­ын­да соң­гы роль­не уй­на­мый дип исәп­ли.

Сәх­нә ху­җа­ла­ры – ар­хан­гел­лы­лар – үз чы­гыш­ла­рын га­җә­еп ма­тур итеп баш­ла­ды­лар һәм бер сә­гать дә­ва­мын­да зал­да­гы­лар­ны үз авыз­ла­ры­на ка­ра­тып тот­ты­лар. Ар­тист­лар сәх­нә­дә өер­мә бу­лып бөте­рел­де­ләр: өл­кән­нәр­нең ма­тур но­мер­ла­ры мәк­тәп уку­чы­ла­ры­ның та­гы да га­җәп, мә­зәк­чән­рәк чы­гыш­ла­ры бе­лән алы­шы­нып тор­ды.  Че­гән бию­ен, “З­вез­доч­ка туч­ку за­де­ла”, “За­ря-зо­рюш­ка”, “В ро­ще ка­ли­на”, “Ой на го­ре ка­ли­на” һәм баш­ка та­ныл­ган җыр­лар­ны бик җил­ле, чая баш­кар­ды­лар. Ар­хан­гел ар­тист­ла­ры­ның күз­лә­ре уй­нак­лап, ял­ты­рап тор­ды һәм бу ха­ләт та­ма­ша за­лы­на да күч­те. Та­ма­ша­чы­лар игъ­ти­ба­ры­на юмо­рис­тик кү­ре­неш тәкъ­дим ител­де. Ә ан­нан соң сәх­нә тү­рен­дә кү­ңел­ле җыр­ла­ры, ша­я­ру­ла­ры, за­ман­ча би­ю­лә­ре бе­лән кабат яшь ар­тист­лар бул­ды. Яшь­ләр­дән тор­ган төр­кем си­ке­реп-си­ке­реп би­е­де, дө­рес­рә­ге, кү­бә­ләк­тәй оч­ты­лар, кыс­ка­сы, җан­га бәй­рәм ру­хы өс­тә­де­ләр, алар­га ку­шы­лып без­нең дә би­и­се ки­леп кит­те.

“Се­ло как се­ло” хуш­ла­шу җы­рын­да баш­ка­ру­чы­лар бө­тен ос­та­лык­ла­рын күр­сә­теп, кү­ңел­лә­рен би­реп җыр­ла­ган­га­дыр, җыр, авыл­ла­рын дан­лап, го­рур яң­гы­ра­ды. Ар­хан­гел АҖ баш­лы­гы Ни­на Сер­дюк та үз авы­лы бе­лән го­рур­ла­на. Иң элек ул авыл­ның та­лант­лы, эш­чән, яр­дәм­чел ке­ше­лә­ре бе­лән го­рур­ла­на. Алар­ның ку­нак­чыл­лы­гы һәм иге­лек­ле­ле­ге дә шул хак­та сөй­ли. Иҗат от­чет­ла­ры үза­ра ярыш­ны ча­гыл­дыр­са да, Ар­хан­гел та­ма­ша­чы­сы күр­ше авыл­лар­дан кил­гән ар­тист­лар­ны бик җы­лы һәм их­лас кар­шы­лап, алар өчен жан ат­ты.

Өч сә­гать­кә су­зыл­ган чы­гыш бик шо­ма бар­ды – мо­ның өчен ху­җа­лар­га – ар­хан­гел­лы­лар­га рәх­мәт.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.