
21 мартта Черемухово урта мәктәбендә “Балаларның техник һәм сәнгать-эстетик иҗатын үстерү буенча Черемухово урта мәктәбенең эш тәҗрибәсе” темасына өстәмә белем бирү буенча педагогларның район семинары булып үтте.
Семинарда мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев, балалар иҗат үзәге (БИҮ) директоры Светлана Мартышова, БИҮ методисты Илсөяр Илалова һәм түгәрәк җитәкчеләре катнашты. Программаның беренче блогында “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Елена Данилова “Тозлы камыр белән эшләү сәнгате” дип аталган мастер-класс күрсәтте. Семинарда катнашучылар зур кызыксыну белән кул эшләре башкардылар һәм гамәли күнекмәләр алдылар. Икенче блокта “Авиамоделирование” түгәрәге җитәкчесе Максим Сальцин түгәрәктә балалар белән эшләү алымнары һәм ысуллары турында сөйләде, алар белән ясаган самолет модельләрен күрсәтте. Иң кызыгы азакта булды. Мәктәп мәйданчыгында Максим Сальцин радио белән идарә ителүче модельне җибәрде, яннан көчле җил булуга карамастан, ул күтәрелеп очып китте һәм семинарда катнашучыларны гаҗәпкә калдырды.
Семинар нәтиҗәле узды, кунаклар кыйммәтле тәҗрибә белән уртаклаштылар, байтак кына уңай эмоцияләр һәм иҗат идеялары алдылар, ди, БИҮ методисты Илсөяр ИЛАЛОВА.
Кунакларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.