Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Сөт – тотрыклы табыш чыганагы

$
0
0

 

 
 
Владимир Зубовның фермер хуҗалыгында терлекләрне кышлату яхшы бара,аларны ашатуда һәм асрауда бернинди дә өзеклекләр юк. Сыерлар да күбрәк бозаулагач, сөт сату да арта.
 
-Кышлатуга без ныклап әзерләндек, - дип сөйли КФХ башлыгы Владимир Зубов. -Җәйге чорда барлык биналарны да әзерләдек һәм җылыттык, барлык төр азыкны ел ярымлык запас белән әзерли алдык һәм шуңа күрә хәзер кышлату нормаль эш режимында үтә.
Хуҗалык фермасында булгач, без моңа үзебез дә инандык. Сыерлар чиста, каралган, тук, асларына салам җәелгән, ә бинада музыка уйнап тора.
-130 баштан артык нәсел сыерлары һәм таналар сатып алуга шактый акча сарыф ителде, - дип дәвам итә безнең сөйләшүне Владимир Степанович.-Хәзер сыерлар бозаулый башлады (гыйнварда 20 бозау алынды), сыерларны өч тапкыр саву оештырылган һәм баланслаштырылган рацион буенча ашатабыз.
-Терлекләр рационында ниләр бар инде?
-Кузаклы үләннәрдән әзерләнгән печән, кукуруз һәм көнбагыш силосы, 4 кг коры бөртек фураж, 3 кг солыдан, көрпәдән һәм фураждан пешерелгән ботка. Рационны протеин белән тулыландыру өчен минераль биоөстәмәләр кулланабыз, бу сәламәт бозаулар тууга китерә.
Бүген хуҗалык һәр көнне КМС заводына 1200 кг-нан артык югары сортлы сөт сата (бер кг сөт бәясе 20 сум тирәсе) һәм хуҗалык кассасына ай саен 700 мең сумнан артык акча керә, димәк, нәселле терлекләр сатып алуга тотылган миллионнар 2-3 ел дәвамында акланачак дигән сүз.
Хуҗалыкта терлекчелектә 17 кеше эшли, шуларның җидесе – савымчылар. Безнең: “Проблемаларыгыз юкмы, хезмәт хакыннан канәгатьме?“ - дигән соравыбызга Наталья Трунова белән Резедә Юсупова: “Бернинди проблема юк, бөтен шартлар тудырылган, хезмәт хакыбыз 10-11 мең сум, вакытында түләнә“, - дип җавап бирделәр.
-Сөт арткан саен хезмәткә түләү дә арта, җәен без сөтүткәргеч көйлибез, ул хезмәтне җиңеләйтә, - дип өстәде Владимир Зубов.
Аның шулай буласына ышанабыз, чөнки Владимир Зубов үз сүзендә нык торучы, җаны-тәне белән эшкә бирелгән, максатчан җитәкче.
 
Азат МУСИН
 

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Presence Quotes – Positive Quotes


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Tropa Quotes


“BAHAY KUBO HUGOT”


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


EASY COME, EASY GO


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


HOY PANGIT, MAGBAYAD KA!


Girasoles para colorear


Love Quotes Tagalog


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


“Mali man na ikaw ay ibigin ko, akoy iibig padin sayo”


RE: Mutton Pies (frankie241)


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.