
Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, “Җиңү салюты“ район фестивале кысаларында авыл җирлекләре, учреждениеләр һәм оешмаларның иҗат коллективлары чыгышлары башланып китте.
Үткән атнада Чаллы Башы, Акбүре, Архангел Бистәсе, Чуаш Чабаксары авыллары коллективлары чыгыш ясады, тамашачылар 12 торак пункттан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышын бик җылы кабул иттеләр.
Чыгышлар дәвам итә, мәртәбәле жюри иң матур чыгышларны сайлап ала, алар 20 февральдә РМЙ-да узачак гала-концертта катнашачаклар.