Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Кунаклар музейда булды

$
0
0
Кунаклар музейда булды

 

20 гыйнварда “Россия-1“ телеканалының “Вести-Татарстан“ программасы алып баручысы Дмитрий Второвның иҗат төркеме Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда булып китте.
 
Бу көнне музейда әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның балалары, сугышта катнашып, Җиңү яулап кайтучыларның – сугыш чоры балаларының очрашуы планлаштырылган иде.
Бәйрәмгә шулай ук 2014 елда китаплары дөнья күргән җирле шагыйрәләр һәм язучылар, Яңа Чишмә районы әфганчыларына багышланган “Ваши имена – в наших сердцах. Долг, честь, слава“ китабы авторлары чакырылган иде.
Телевидение хезмәткәрләре беренче чиратта ҮКС директоры Гөлнур Латыйпова белән әңгәмә кордылар. Ул Сөлчәбаш авылыннан язучы Шамил Шәйдуллинның 75 яшенә багышланган “На страже чести“ китабын тәкъдим итте, Тубылгы Таудан Нотфи бабай Мифтахов үзенең өченче китабы - “Гомер агышы“ турында сөйләде, Кадрия Гатина музей ярдәме белән “Җырларымда – чишмә моңнары“ дип аталган шигырьләр җыентыгын чыгарган, Шахмайдан фронтовик Хатыйб Рахманов хатларына, чын фактларга һәм документларга нигезләнгән, Бөек Ватан сугышына багышланган “Мин ышанам таңнарга“ китабы авторы – Шахмайдан Резедә Абдуллина интервью бирде.
Музей директоры Мидхәт Газыймов музейны оештыру, аның үзенчәлекле коллекцияләре турында, музейда узган чаралар, бәетләр җыю һәм бастыру юлы белән укучыларны туган авыл тарихы ярдәмендә тәрбия процессына җәлеп итү  турында сөйләде. 
Әфганстаннан һәм башка кайнар нокталардан кайткан сугыш инвалидларының республика иҗтимагый оешмасына караган район бүлеге рәисе Виктор Калмыков Яңа Чишмә районы әфганчылары турында чыгарылган (анда 83 кешенең исеме кергән) китап турында интервью бирде. Аларның 32-се районда яши һәм эшли, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларның җидесе бакыйлыкка күчкән. Чират сугыш чоры балаларына – ятимнәргә җитте. Моңарчы алар үзләренең әтисез ачы язмышларын – балачакларын, ач-ялангач үсүләрен, ничек олыгаюларын сөйләп, искә алдылар.
Кадрия Гатина үзенең 1942 елның 30 ноябрендә  Псков өлкәсе Великолук районы Шелково (Шолохово) авылы янында һәлак булган әтисе Габделхәмит Миргазовка багышлап үзе язган шигырен укыды. Сугышта һәлак булган зиреклеләр саны исә – 198. Сый-нигъмәтле өстәл янында эчкерсез сөйләшү дәвам итте. 
 
Мидхәт Газыймов

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Re:Mutton Pies (lleechef)


Sapos para colorear


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


INUMAN QUOTES