
Тынгы белмәс, үз эшенең остасы булган Мидхәт Газыймовның зур хезмәтләрен туплаган “Вернуть долг памяти” дип аталган чираттагы китабы дөнья күрде. Автор Казан Кремлендәге ТР Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, Яңа Чишмә һәм Ямаш районнары авыллары һәм поселоклары буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның һәм хәбәрсез югалган якташларыбызның исемнәрен бөртекләп җыйган (торгызган). Аларның барысы да билгеле түгел иде, чөнки 1944-1956 елларда Яңа Чишмә районы торак пунктларында яшәүчеләрнең бер өлеше Ямаш районына күчерелгән булган.
Фронтка китүчеләр һәм һәлак булучыларның “ярым-йорты” статистикасы һәр авылда, шәһәрдә һәм илебез төбәкләрендә бар иде. Яңа Чишмә районыннан фронтка киткән 10 меңнән артык кешенең 6258е яу кырында ятып калган, шул исәптә 2500гә якын кеше әлегәчә хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Ямаш районы буенча һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнар 783 кеше тәшкил итә.
Безнең, яшь буынның, сугыш беткәнгә 68 ел узганнан соң да аларга карата “хәбәрсез югалганнар” статусын калдырырга хакыбыз бармы соң? Статистикадагы һәр сан артында кеше язмышы – батыр сугышчының якты истәлеге - Ватанны саклаучы кеше язмышы яшеренгән бит! Һәркайсының намуслы исемен кабат торгызу, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тагы да тулырак картинасын күрсәтү – китап авторларының күркәм эше.